Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.04.2018, 11:50

Футбол буенча дөнья чемпионатына Казанда 210 яңа автобус һәм 3 трамвай вагоны сатып алына

Җәмәгать транспортын спорт чарасына әзерләү барлык дәрәҗәләрдә дә башкарыла.

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель, Ксения Швецова). Казанның пассажирлар транспорт предприятиеләре футбол буенча Дөнья чемпионатына югары әзерлек дәрәҗәсендә тора. Татарстан башкаласында соңгы елларда «Евро-5» классындагы экологик двигательләр белән җиһазландырылган 140 автобус, 32 трамвай һәм 85 троллейбус яңартылды. Агымдагы елда 210 яңа автобус һәм 3 трамвай вагоны сатып алырга планлаштырыла. Моның турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында пресс-конференция Казанның транспорт буенча комитеты рәисе Марат Хисәметдинов хәбәр итте.

Аның сүзе буенча, җәмәгать транспортын спорт чарасына әзерләү барлык дәрәҗәләрдә дә башкарыла. Шул рәвешле, җәмәгать транспорты автоматлашкан идарә итү системасы контроле астында эш итә.

Бүгенге көндә барлык җәмәгать транспортында да пассажирлар өчен мәгълүмат 3 телдә бирелә: татар, рус һәм инглиз. Машина йөртүчеләр белән кондукторлар бердәм кием формасы белән тәэмин ителгән. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен метрополитенда, троллейбусларда һәм автобусларда барлык шартлар да 100% каралган , ә трамвайларда - 77%.

Моннан кала, транспорт чараларында видеорегистраторлар урнаштырылды, ә күчмә составның 488 берәмлегендә – видеокүзәтү системалары бар. Пассажирлар уңайлыгы өчен зур тукталыш пунктларында, онлайн рәвештә маршрут килү вакытын күрсәтә торган, 233 электрон табло урнаштырылган.

М.Хисәметдинов сүзе буенча, хәрәкәт итү уңайлыгы өчен 46 урамда җәмәгать транспорты өчен аерым полосалар кулланыла, ә 1136 урам киселеше юл хәрәкәте белән идарә итүнең адаптив системасы белән җиһазландырылган. “Әлеге система төп магистральләрдә җәмәгать транспортына өстенлек бирә. Ул матчлар уздыру периодында кулланылачак”, = диде М.Хисәметдинов.

Барлык яңалыклар