В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Китапта республика халкының Бөек Җиңүгә керткән саллы өлеше турында сөйли торган бай тарихи материал тупланган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче май). Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен! 1941-1945» дигән истәлекле китап чыгарды. Татарстан АССР тылы халкының иллюстрацияләнгән тормыш хроникасы тарихи фактларга, архив документларына һәм фотоматериалларга, шаһитларның дәлилләренә нигезләнгән.
Китапта республика халкының Бөек Җиңүгә керткән саллы өлеше турында сөйли торган бай тарихи материал тупланган. Күпчелеге фәнни әйләнешкә беренче тапкыр кертелгән киң даирә чыганаклар нигезендә Татарстан АССРда хәрби чорда барган тарихи процессларга анализ ясалды, дип хәбәр итә ТР архив эше буенча дәүләт комитеты .
Китап 10 зур бүлектән тора, аларда татарстанлыларның тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләре диярлек ачылган: «Республика тормышын хәрби җайга үзгәртеп кору», «Сәнәгать», «Аграр җитештерү», «Фән», «Мәгариф», «Мәдәният», «Сәламәтлек саклау», «Хезмәткә һәм оборонага әзер», «Көндәлек тормыш», «Фронтка ярдәм итү». Республикада мобиль хәрби икътисад булдыру үзенчәлекләре, транспорт, энергетика, аграр өлкә, сәнәгать тармакларының торышы каралган. Социаль сәясәт, эвакогоспиталь һәм гражданлык медицина учреждениеләре эше, фән казанышлары турында сөйләнә, галимнәр, педагоглар, язучылар, композиторлар, рәссамнар эшчәнлегенең төп юнәлешләре тикшерелә.
Китапны төзегәндә РФ Дәүләт архивы, Россия социаль-сәяси тарих дәүләт архивы, Россия дәүләт икътисад архивы, ТР Дәүләт архивы документлары, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволарының тарихи белешмәләре, предприятиеләр турында завод музейлары биргән белешмәләр, статистик җыентыклар, вакытлы матбугат мәгълүматлары, фәнни һәм фәнни-популяр һәм журналист язмалары материаллары кулланылган.
Аналитик материаллар белән беррәттән, басмада беренче чыганакларга мөһим урын бирелә. Бай визуаль рәт архив документлары, плакатлар, афишалар, фотосурәтләр, кинохроника кадрлары, фронтовик хатлары, хәрби чор открыткалары белән тәкъдим ителгән. Ветераннарның драматизм тулы һәм армый-талмый хезмәт итү еллары турындагы шәхси истәлекләре китапка ваеруча зур әһәмият бирә.
Китап киң катлам укучыларга, шул исәптән сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә адреслана. Әмма барыннан да элек ул сугыш турында мәктәп дәресләреннән, гаилә тарихларыннан, тарихи китаплардан һәм кинофильмнардан гына белгән яшь буын вәкилләренә юнәлдерелгән. Басма Татарстанның урта һәм югары белем бирү учреждениеләрендә яңартылган уку программалары һәм факультатив дәресләр планнары төзү, семинарлар һәм конференцияләр уздыру өчен нигез булачак.
Китапны бастырып чыгару Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды. Аның эчтәлеге өстендә эшләүдә ТР Президенты Аппараты, ТР Милли музее, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты, министрлыклар һәм ведомстволар, Татарстан предприятиеләре һәм иҗтимагый берләшмәләре актив катнашты.