В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләр күргәзмә өчен 60-90 нчы елларда төшерелгән фотоларны тапшыра ала.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче апрель). Казанда Мәскәү районының архив фотоларын җыю ачылды. Шәһәрлеләр 60-90 нчы елларда төшерелгән фотолар белән бүлешә ала.
Җыелган фотолар нигезендә май аенда «Мәскәү» мәдәният үзәгендә күргәзмә ачылачак. Ул районның 50 еллыгына багышланачак.
Фотоларны электрон почтага (culture307@mail.ru) җибәрергә яки Восстание урамы, 82, каб. 418 адресы буенча администрациягә китерергә мөмкин. Хезмәткәрләр фотоларны сканерлыйлар һәм аларны хуҗаларына кайтаралар. Тулырак мәгълүматны +7(843)223-29-99 (өстәмә 3381, 3383) телефоны буенча белешергә була, дип хәбәр итә администрациянең матбугат хезмәте.