Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.08.2020, 13:08

2024 елга Татарстанда якынча 2 млн кеше системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнергә тиеш

Республикада 11 меңнән артык спорт объекты исәпләнә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче август, Алинә Бережная). 2024 елга Россиядә физик культура һәм спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнүче халыкның өлеше 55% тәшкил итәргә тиеш, ә Татарстанда 57% - бу 2 млн тирәсе кеше. Әлеге күрсәткечләргә «Спорт - тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру да ирешергә мөмкинлек бирәчәк, ул 5 проект арасында «Демография» милли проектына керә. Бу хакта бүген Чирәмдәге хоккей үзәгендә узган күчмә брифингта ТР спорт министры Владимир Леонов сөйләде.

Бүгенге көндә Татарстан илнең башка регионнары арасында спорт корылмалары саны буенча алдынгы урыннарның берсен алып тора. Республикада 11 меңнән артык спорт объекты сафка бастырылган, шулардан 235 йөзү бассейны касәсе, 48 боз аренасы, 2 меңгә якыны спорт залы. Владимир Леонов ассызыклаганча, республикада барлык муниципаль районнарны спорт корылмалары белән тәэмин итү буенча киң күләмле эш алып барыла. «Без барлык кешеләрнең спорт белән шөгыльләнүенә, һөнәри яктан гына түгел, ә массакүләм рәвештә шөгыльләнүенә басым ясадык», - дип билгеләде В.Леонов.

2020 елда «Спорт - тормыш нормасы» проектын гамәлгә ашыруга Татарстанда 773, 6 млн сум акча юнәлдерелде, шул исәптән 560,1 млн сум - федераль акча. «Без проектны республиканың эре шәһәрләрендә гамәлгә ашырырга тырышып кына калмыйбыз, ә аны зур булмаган муниципаль берәмлекләр буенча тиражлыйбыз, бу ярдәмне бөтен кеше сизеп, спортка тартылсын өчен», - дип белдерде В.Леонов.

Мәсәлән, Казанда июль аенда «Тасма» олимпия резервы спорт мәктәбе стадионында җиңел атлетика йөгерү юллары өчен рулон өслекләрен алыштыру тәмамланды, анда 1 мең спортчы шөгыльләнә. Шәһәрнең Идел буе районында 21-нче номерлы гимназия янында физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелә. 1-нче сентябрьгә объект файдалануга тапшырылачак

Республика дәрәҗәсендә дә җитди эш алып барыла. Казанда ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә Чуйков һәм Танковая урамнары буйлап ике футбол манежы төзелә

Агымдагы елның беренче яртыеллыгы күрсәткечләре буенча республикада 50%-тан артык кеше спорт белән шөгыльләнә, һәм бу коронавирус инфекциясе пандемиясе белән бәйле рәвештә төрле спорт чараларын оештыруга төзәтмәләр кертелүгә карамастан. «Гомумән алганда, ярты ел эчендә без 53 спорт чарасын уздырдык. Безгә онлайн-форматка китәргә туры килде: зарядкалар, күнегүләр, төрле марафоннар үткәрергә. Бу формат яхшы үтте һәм халык тарафыннан уңай кабул ителде, күпләр әлегә кадәр спорт белән шөгыльләнүен дәвам итә», - дип билгеләде В.Леонов.
Барлык яңалыклар

2024 елга Татарстанда якынча 2 млн кеше системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнергә тиеш

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче август, Алинә Бережная). 2024 елга Россиядә физик культура һәм спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнүче халыкның өлеше 55% тәшкил итәргә тиеш, ә Татарстанда 57% - бу 2 млн тирәсе кеше. Әлеге күрсәткечләргә «Спорт - тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру да ирешергә мөмкинлек бирәчәк, ул 5 проект арасында «Демография» милли проектына керә. Бу хакта бүген Чирәмдәге хоккей үзәгендә узган күчмә брифингта ТР спорт министры Владимир Леонов сөйләде.

Бүгенге көндә Татарстан илнең башка регионнары арасында спорт корылмалары саны буенча алдынгы урыннарның берсен алып тора. Республикада 11 меңнән артык спорт объекты сафка бастырылган, шулардан 235 йөзү бассейны касәсе, 48 боз аренасы, 2 меңгә якыны спорт залы. Владимир Леонов ассызыклаганча, республикада барлык муниципаль районнарны спорт корылмалары белән тәэмин итү буенча киң күләмле эш алып барыла. «Без барлык кешеләрнең спорт белән шөгыльләнүенә, һөнәри яктан гына түгел, ә массакүләм рәвештә шөгыльләнүенә басым ясадык», - дип билгеләде В.Леонов.

2020 елда «Спорт - тормыш нормасы» проектын гамәлгә ашыруга Татарстанда 773, 6 млн сум акча юнәлдерелде, шул исәптән 560,1 млн сум - федераль акча. «Без проектны республиканың эре шәһәрләрендә гамәлгә ашырырга тырышып кына калмыйбыз, ә аны зур булмаган муниципаль берәмлекләр буенча тиражлыйбыз, бу ярдәмне бөтен кеше сизеп, спортка тартылсын өчен», - дип белдерде В.Леонов.

Мәсәлән, Казанда июль аенда «Тасма» олимпия резервы спорт мәктәбе стадионында җиңел атлетика йөгерү юллары өчен рулон өслекләрен алыштыру тәмамланды, анда 1 мең спортчы шөгыльләнә. Шәһәрнең Идел буе районында 21-нче номерлы гимназия янында физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелә. 1-нче сентябрьгә объект файдалануга тапшырылачак.

Республика дәрәҗәсендә дә җитди эш алып барыла. Казанда ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә Чуйков һәм Танковая урамнары буйлап ике футбол манежы төзелә.