В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Моңарчы Фучик һәм Ломжа урамнары чатындагы ярык барлыкка килгән юл катламы тулысынча торгызылган.
Фото: Денис Гордийко
«Узган атнада Фучик һәм Ломжа урамнары чатында метро станцияләре төзелеше зонасында ярык барлыкка килде. Бу кешеләр өчен куркыныч тудырмады, әмма без әзер булырга һәм тиз җавап бирергә тиеш», – дип ассызыклады Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Белгечләр ачыклаганча, юлдагы ярык «Зилант» станциясеннән «Академия» станциясенә кадәр барган вакытта «Айсылу» тоннель үткәргеч комплексының грунт басымы кискен кимү сәбәпле барлыкка килгән. Кыска вакыт эчендә юл катламы тулысынча торгызылган. Рөстәм Гафаров, зур эш күләмен исәпкә алып, процессны игътибар белән контрольдә тотарга, транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте бозылмасын өчен штаттан тыш хәлләргә вакытында җавап бирергә кушты.