Казанда 1 нче июльгә ачык киңлекләрне акарицид эшкәртү буенча (талпаннарны юк итү буенча чаралар комплексы) эшләр башкарачаклар. Бүгенге көндә шәһәрнең дезинфекция станциясе хезмәткәрләре 335 гектар мәйданлы территорияне эшкәрткән, бу планның 81,78% тәшкил итә.
Акарицид эшкәртү өчен билгеле бер һава шартлары кирәк: эшләр явым-төшем яуганнан соң өч көннән дә иртәрәк һәм яңгырга кадәр өч көннән дә соңга калмыйча уздырыла. Быел кышын биек кар катламы, озакка сузылган һәм яңгырлы яз белән эшкәртү гадәттәгедән соңрак башланды — 23 нче апрельдә.
KZN.RU сайтына Казан Дезинфекция станциясенең баш табибы вазыйфаларын башкаручы
Евгений Шарапов сөйләвенчә, талпанга каршы эшкәртү өчен территорияләрне Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе билгели. Быел исемлеккә 409 гектар мәйданны тәшкил иткән парклар, скверлар, урман һәм яшел зоналар керде — бу парклар һәм шәһәр скверлары дирекциясенә һәм Казан башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитетына беркетелгән иҗтимагый киңлекләр. Эшкәртү Горки-Әмәт урманында, «Аккош күле» һәм «Дубрава» урман-паркларында һәм башка урыннарда үткәрелде.
Акарицид чараларын тарату кирәкле иҗтимагый киңлекләрне
дератизацияләргә дә (кимерүчеләрне юкка чыгару буенча комплекслы чаралар үткәрергә) тиеш. Апрель аенда башланган шәһәр паркларын һәм скверларын кимерүчеләрдән эшкәртү 84,88%ка үтәлгән — 1508 га мәйданлы территориядә эшләр башкарылган. Июнь ахырына кадәр дератизация калган участокларда — ТР төзелеш тармагының 100 еллыгы скверында, «Комсомолец» паркында, Кызыл Позиция урамындагы Гвардия, яшел зонада һәм Соловьиная роща урман массивында — планлаштырылган.
«Ачык урынны дератизацияләү ике этапта уза: язын һәм көзен. Беренчесендә белгечләр планлаштырылган мәйданның 60% ын эшкәртә, икенчесендә — калган 40% ын», — дип аңлатты Евгения Шарапова. ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе таләпләре буенча көз башланганчы 1776 га мәйданлы территорияне эшкәртергә кирәк.
Июль ахырына кадәр шәһәр сулыкларын
малярийга каршы (ларвицид) эшкәртү эшләрен төгәлләү планлаштырыла. Эшләр Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәгенең энтомологлары гаризалары буенча күрсәтелгән урыннарда үткәрелә, алар шәһәр елгаларын һәм күлләрен алдан тикшерәләр. Идарә тармагыннан Казанның Дезинфекция станциясенә беренче хәбәр 11 нче июньдә килде, белгечләр эшкә 13 нче июньдә кереште.
Бүгенгә 7,7 гектар мәйданлы су өслегендә маляриягә каршы эшкәртү башкарылды. Агымдагы җәйдә черкиләр кортларына йогынты ясый торган биологик актив матдәләрне 512 га мәйданлы территориядә тарату планлаштырыла.