Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.09.2023, 16:36

1 нче декабрьгә Казанда 19 нчы гимназиягә янкорма ачылачак

Илсур Метшин төзелеш эшләре барышын бәяләп кайтты – 300 укучыга исәпләнгән яңа корпус төп бинаны бушатырга мөмкинлек бирәчәк

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы сентябрь, Камилә Вилданова). Казан Мэры Илсур Метшин 19 нчы гимназиядә ремонт эшләрен карап кайтты. Мәгариф учреждениесе территориясендә хәзер 5,4 мең кв.м мәйданлы янкорма төзиләр. Анда 300 укучы укый алачак. Янкормага ихтыяҗ проект куәте шактый арту аркасында килеп чыккан. 800 урынлык мәктәптә бүгенге көндә 1813 бала укый.

«Мәктәп проект буенча 800 укучыга исәпләнгән, әмма бүгенге көндә мәктәптә 1813 бала укый. Шуның аркасында янкорма төзү турында карар кабул ителде. Безнең республика Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка рәхмәт: ул безнең өстәмә 300 урын булдыру тәкъдимен хуплады. Янкорма 1 нче декабрьдә спорт залы, актлар залы, туклану блогы, 12 өстәмә кабинет белән тапшырылачак. Уку чирегенең өчтән берен укучыларыбыз яңартылган шартларда башласын өчен бар да бар, һәм без әлеге эшне дәвам итәчәкбез», – дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин.

Яңа ике катлы корпуста спорт һәм актлар заллары, ресторан комплексы һәм 12 уку кабинеты җиһазландырылачак. Бүгенге көндә эшләр 48% ка башкарылган: кирпеч салынган, вентиляция системасын монтажлау, подвалда электр монтажлау эшләре төгәлләнгән, спорт залының түбәсен ябу элементларын монтажлый башлаганнар.

«19 нчы гимназия башкаланың гына түгел, бөтен республика, Идел буе федераль округы мәгариф лидерларының берсе булып тора. Ул Казан буенча иң яхшы 5 мәктәпкә, Татарстан буенча топ-10 га керә. Гимназиядә үз традицияләре, көчле коллектив бар, димәк, якын-тирәдәге микрорайоннан гына түгел, бөтен шәһәрдән үз балаларын нәкъ менә шушы бинага укырга бирү теләге бар», – дип өстәде Илсур Метшин.

19 нчы гимназия директоры Андрей Талманов җәй көне бөтен мәктәптә капиталь ремонт үткәрелүе турында сөйләде. Актлар һәм спорт залларында, ике уку кабинетында бизәкләү эшләре башкарылган, санузеллар, хуҗалык блогы ремонтланган, шулай ук түбәне алыштырганнар, фасадны, инженерлык челтәрләрен һәм керү төркемен яңартканнар.

Мәктәп 1987 елда төзелгән, бинаның гомуми мәйданы – 10 мең кв.м. Уку йортында 58 кабинет бар. 2019 елда гимназия территориясендә, борт ташларын алыштырып, юл ремонтланган, 2015 елда стеналарга һәм тәрәзә төпләренә косметик ремонт ясалган.

Учреждениене яңарту буенча күп кенә инициативалар директорның үзеннән чыга, мәсәлән, тавыш яздыру студиясе белән тагын бер иркен уку киңлеге оештырылган. Шулай ук хоккей тартмасын төзекләндерү дә планлаштырыла.

«Эчке ишегалды – минем балам кебек. Кышын – шугалак, ә җәй көне балалар биредә йөри, өстәл теннисы уйный, йөгерә ала», - дип сөйләде Андрей Талманов.

Исегезгә төшерәбез, 1 нче сентябрьдә Казанда яңа төзелгән микрорайоннарда алты мең балага исәпләнгән дүрт яңа мәктәп ачылды, бу шәһәр өчен рекорд булды. Парталар артына 174 мең мәктәп укучысы утырды, шуларның 20 меңе – беренче сыйныф укучылары. Белем бирү учреждениеләре Рауис Гәрәев, С.Хәким, Курынов урамнарында, Салават Күперендә ачылды. Аларда зур һәм кече спорт заллары, бассейннар, ашханәләр (алар мәктәп рестораннары форматында эшли), табиб кабинеты белән медицина блоклары, китап саклау бүлмәләре һәм уку заллары белән китапханәләр бар.

Гомумән, соңгы биш елда Казанда 16,5 мең укучы өчен 16 мәктәп һәм өстәмә корпуслар төзелде. Шул ук вакытта соңгы биш елда укучылар саны 33 меңгә артты. 2025 елга Казанда мәктәп укучылары саны 200 меңгә җитәчәк дип көтелә.

Шул ук вакытта шәһәрдә мәктәпләргә капиталь ремонт дәвам итә, яңа уку елына 17 учреждение яңартылган, ә ТР Рәисе программасы буенча соңгы сигез елда 30 елдан артык тарихы булган 140 тан артык мәктәп ремонтланган.

Фоторепортаж
Илсур Метшин 19 нчы гимназиядә булды
Видеорепортаж
19.09.2023 15:38
Илсур Метшин 19 нчы гимназиядә булды
Барлык яңалыклар