Чара Казанның тарихи үзәге концепциясен эшләү кысаларында үткәрелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче февраль). 7-9 февральдә Казанда «Шәһәр үзенчәлеге моделе. Дәвамчанлык. Тотрыклылык. Үсеш» бөтенроссия форумы узачак. Чара Казанның тарихи үзәге концепциясен эшләү кысаларында үткәрелә һәм матди булмаган шәһәр мирасын, шәһәр тәңгәллеген, шәһәр үсешен саклау мәсьәләләренә багышлана. Катнашучылар бу өлкәдәге халыкара һәм Россия тәҗрибәләре, шулай ук закон һәм норматив чикләүләр турында фикер алышачак.
«Смена» заманча мәдәният үзәгендә форумны ачу тантанасында Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова һәм Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина чыгыш ясаячак. Халыкара һәм Россия экспертларының катнашуы көтелә. Алар арасында архитектор, Сапиенц университетының архитектура факультеты профессоры Гвендолина Салимеи (Рим), архитектура докторы, Мәскәү архитекторлары берлеге әгъзасы Алексей Крашенинников, «Метрогипротранс» акционерлык җәмгыяте баш архитекторы, Мәскәү архитектура советы әгъзасы Николай Шумаков, Мәскәү Генплан институтының тарихи территорияләрен планлаштыру һәм анализлау остаханәсе җитәкчесе Дмитрий Верховский һәм башкалар бар. Форумга Россиянең 10 шәһәреннән һәм Татарстанның 13 шәһәреннән – тарихи җирлегеннән баш архитекторлар һәм рәссамнар киләчәк.
Форумның беренче көнендә катнашучылар Рим, Варшава, Прага, Халонг бухтасы (Вьетнам) мисалында дөнья һәм Россия тәҗрибәләре турында фикер алышачак. Экспертлар тарихи, социаль һәм сәяси вәзгыятькә бәйле рәвештә совет чорыннан соң барлыкка килгән Кишинев, Нур-Солтан, Махачкала, Иркутск, Омск һәм шулар кебек башка шәһәрләрдәге үзенчәлекле мәсьәләләрне караячак. Баш архитекторлар һәм рәссамнар катнашында түгәрәк өстәл, матди булмаган шәһәр мирасы өлкәсендә хокукый җайга салу мәсьәләләре буенча семинар планлаштырылган.
Икенче көнне форумда катнашучылар аерым территорияләрне һәм объектларны социаль-мәдәни программалаштыру тәҗрибәсе турында фикер алышачак. Социомәдәни күренешләрне өйрәнүгә карата культурологик һәм антропологик алымнарны һәм аларны шәһәр төзелеше проектлау киңлегенә кертү методикасын карау планлаштырыла.
7-нче февральдә 12.30 сәгатьтә Казан Ратушасының «Окно» галереясендә Россия Рәссамнар берлеге, формаль булмаган «Графком» иҗади берләшмәсе белән берлектә Мэрия тарафыннан оештырылган «Шәһәр киңлеге» басма графика күргәзмәсе ачыла.
8-нче февральдә казанлылар түбәндәге ачык лекцияләрне тыңлый алачак: урбанист, гамәли урбанистика үзәгенә нигез салучы Святослав Муруновның «Ишегалларын проектлаганда совет чорыннан соң барлыкка килгән шәһәрләрнең тәңгәллеге проблемалары» һәм архитектор, урбанист, совет чорыннан соң барлыкка килгән шәһәрләрнең шәһәр тирәлеген үстерү буенча консультанты Данияр Йосыповның «Шәһәрлеләрнең кыйммәтләрен карталау – веб-сервисны куллану тәҗрибәсе». Лекцияләр 19.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр барачак, аларга теркәлү таләп ителми, дип хәбәр итәләр оештыручылар.
Исегезгә төшерәбез, Казанның тотрыклы үсеше концепциясен әзерләү 2018 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан башланган иде. Эшче төркемне Казан Мэры Илсур Метшин җитәкли. Концепцияне гамәлгә ашыруның сынау мәйданчыгы булып Түбән Кабан күле территориясе - Һади Такташ урамы торачак.