В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Россиянең робототехника буенча олимпиадасында биш илдән 700 кеше катнашты
83 нче лицейның 6 нчы сыйныф укучылары Станислав Парамонов һәм Кирилл Никулин Россиянең робототехника буенча олимпиадасы призерлары булдылар. Аларның проекты илнең иң яхшы ачышлары топ-8 гә керде.
Укучылар ташу урыннарында су өстеннән нефть җыю өчен билгеләнгән Aqua Cleaner роботын тәкъдим итте. Казан мәгариф идарәсе хәбәр иткәнчә, хөкемдарлар уйлап табуны универсальлеге, программа кодының катлаулылыгы һәм эшкәртүнең җентекле булуы өчен югары бәя биргәннәр.
Финал Оренбургта 26 – 29 июнь көннәрендә узган. Олимпиадада Россиянең 40 төбәгеннән, Әзербайҗан, Белоруссия, Казахстан һәм Кытайдан 700 кеше катнашкан. Өч көн дәвамында 8 – 19 яшьлек балалар 26 категориядә ярышканнар.