В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәүдә фестивале мәйданчыгында азык-төлек, текстиль товарлары, халык сәнгать кәсепләре эшләнмәләре тәкъдим ителә
Марат Мөгыйнов фотосы
Казанның Спорт сараенда 26–30 ноябрь көннәрендә халык куллану товарлары ярминкәсе – «Муллык» дип аталган Татарстан халык фестивале узачак. Сәүдә фестивале мәйданчыгында азык-төлек, кием-салым һәм аяк киемнәрен, текстиль товарларны, ювелир, халык сәнгать кәсепләре эшләнмәләрен, бизәнгечләр тәкъдим итә торган нокталар эшләячәк.
25 ноябрьдән 29 ноябрьгә кадәр шәһәр халкын һәм башкала кунакларын фестиваль мәйданчыгында 10:00–19:00 вакыт аралыгында көтәләр. 30 ноябрь көнне ярминкә сәгать 10:00 дән 15:00 гә кадәр эшләячәк.
Фестивальдә Татарстанның кече һәм урта бизнес вәкилләре катнаша ала. Моның өчен стендны чараның рәсми сайтында әлеге сылтама буенча броньларга була.
Сәүдә фестивале Мәскәү урамы, 1 йорт адресы буенча урнашкан Спорт сарае фойесында оештырыла.
Әлеге фестиваль, үз чиратында, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү, шулай ук халыкның сыйфатлы товарлардан файдалана алу мөмкинлеген арттыру максатыннан уздырыла.
Проект Татарстан Республикасы рәисе администрациясе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе, «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге һәм «Татарстан халыклары ассамблеясе» ярдәмендә гамәлгә ашырыла.