Үзгәрешләр 27-нче сентябрьдә гамәлгә керәчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче сентябрь). 27-нче сентябрьдән берничә шәһәр яны поездының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрәчәк. Бу Компрессорный юлының бер өлеше ябылу белән бәйле.
Шулай итеп, 6401-нче номерлы Казан – Шәмәрдән поезды 4:23 сәгатьтә кузгалачак һәм 6:38 сәгатьтә килеп җитәчәк. 6301-нче номерлы Казан-Зөя юнәлешендәге поезд 6:40 сәгатьтә кузгалачак һәм билгеләнгән урынга 7:46 сәгатьтә килеп җитәчәк. 6405-нче номерлы Арча – Казан юнәлешендәге поезд 6:37 сәгатьтә кузгалачак һәм 8:30 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Шулай ук 6420-нче номерлы поезд да 27-нче сентябрьдән 30-нчы сентябрьгә кадәр үзгәргән җәдвәл буенча йөриячәк. Казаннан ул 6:09 сәгатьтә кузгалачак һәм Нократ Аланына 9:12 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Моннан тыш, 1-нче октябрьдән тагын дүрт шәһәр яны поездының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрәчәк. Казаннан Кукмарага таба 6420-нче номерлы поезд 6:09 сәгатьтә кузгалачак һәм 9:01 сәгатьтә килеп җитәчәк. 6427-нче номерлы Сосновка – Казан поезды 13:45 сәгатьтә кузгалачак һәм 17:24 сәгатьтә килеп җитәчәк. 6926-нчы номерлы Казан – Кизнер поезды 16:12 сәгатьтән 20:28 сәгатькә кадәр юлда булачак. Казаннан Сосновкага 6428-нче номерлы поезд 16:22 сәгатьтә кузгалачак һәм 19:54 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 телефоны аша (тәүлек буе), сайтта, «Пригород» мобиль кушымтасында, кассаларда һәм тукталыш пунктларында мәгълүмати стендларда алырга мөмкин, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.