Бу «Компрессорный» юлының бер өлеше ябылу белән бәйле.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче декабрь). 12-нче декабрьдән ун шәһәр яны поездының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрәчәк. Бу «Компрессорный» юлының бер өлеше ябылу белән бәйле.
Үзгәрешләр түбәндәге поездларга кагылачак:
6401-нче номерлы Шәмәрдән – Казан поезды 4:18 сәгатьтә кузгалып китәчәк, килеп җитү вакыты 6:36 сәгатькә планлаштырылган;
6405-нче номерлы Арча – Казан юнәлешендәге поезд 6:41 сәгатьтә кузгалып китәчәк, 8:28 сәгатьтә килеп җитәчәк;
6410-нчы номерлы Казан – Арча юнәлешендәге поезд 21:14 сәгатьтә кузгалып китәчәк, билгеләнгән урынга 23:06 сәгатьтә килеп җитәчәк;
6420-нче номерлы Казан – Кукмара поезды 6:04 сәгатьтә кузгалачак, 8:57 сәгатьтә килеп җитәчәк;
6422-нче номерлы Казан – Сосновка юнәлешендәге поезд 7:54 сәгатьтә кузгалачак, килү вакыты – 11:24 сәгатьтә;
6425-нче номерлы Кукмара – Казан поезды 12:06 сәгатьтә кузгалачак, 15:04 сәгатьтә килеп җитәчәк;
6428-нче номерлы Казан – Сосновка поезды 16:23 сәгатьтә кузгалачак, 19:55 сәгатьтә килеп җитәчәк;
6431-нче номерлы Сосновка – Казан поезды 17:39 сәгатьтә кузгалачак, 21:13 сәгатьтә килеп җитәчәк;
6926-нчы номерлы Казан – Кизнер поезды 16:14 сәгатьтә кузгалачак, килеп җитү вакыты 19:28 сәгатькә планлаштырылган;
6301-нче номерлы Казан – Зөя поезды 6:38 сәгатьтә кузгалачак, килү вакыты – 7:47 сәгатьтә.
Барлык маршрутлар буенча мәгълүматны тәүлек буе эшли торган +7(937)625-04-33 телефоны, сайт аша һәм «РЖД пассажирам» мобиль кушымтасында алырга мөмкин, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.