В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ул 30 нчы ноябрьгә кадәр көн саен 6:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Фото: Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче ноябрь). 21 нче ноябрьдән Аракчино – Югары Ослан паром кичүенең эш режимы үзгәрде, дип хәбәр иттеләр Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә.
Кичү 30 нчы ноябрьгә кадәр көн саен 6:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Аның аша узу бәясе элеккечә калды. Транспортсыз пассажирлар өчен билет бәясе – 80 сум, 10 тоннага кадәр авырлыктагы автомобиль йөртүчеләр өчен 300 сум тәшкил итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда яшәүчеләрнең иминлеген су объектларында тәэмин итү өчен 10 коткару посты урнаштырылачак, шул исәптән Казанда.