В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Спорт вакыйгасы 27-28 нче майда була.
Фото: Timerman спорт вакыйгалары сериясе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче февраль). 2023 елгы Казан марафонын үткәрү даталары бер атнага күчерелде. Ул Татарстан башкаласында 27 нче һәм 28 нче майда узачак.
Теркәлгән катнашучыларның алынган слоттагы мәгълүматлары автоматик рәвештә яңартыла. Шулай ук теркәлү яңартылу турындагы мәгълүмат спортчыларга электрон почта аша җибәреләчәк.
Казан марафонына теркәлү спорт вакыйгасының рәсми сайтында 1 нче майга кадәр ачык. Йөгерергә яратучылар һәм профессиональ спортчылар өчен дүрт дистанция булачак: марафон – 42,2 км, ярыммарафон – 21,1 км, 10 км һәм 3 км. Шулай ук балалар узышлары оештырылачак: TimerKids һәм TimerBaby. Катнашучылар шома тигез трасса буйлап йөгерәчәкләр һәм Казанның төп истәлекле урыннарын күрәчәкләр.
Казан марафоны Татарстан башкаласында инде тугызынчы тапкыр уздырыла. Бу вакыт эчендә анда 50 меңнән артык спортчы катнашты, дип хәбәр итә Timerman спорт чаралары сериясе матбугат хезмәте.