Сайлап алу туры 24 нче августта Фрунзе урамындагы 15 нче номерлы йорт ишегалдында узачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Сайлап алу туры 24 нче августта Фрунзе урамындагы 15 нче номерлы йорт ишегалдында узачак (моңа кадәр Чкалов урамы буенча ишегалды билгеләнгән иде), дип хәбәр итә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте. Теркәлү инде ачык, анда яшәүчеләр гаризаны голосдвора.рф сайтында калдыра ала. Сайлап алу турларын узучылар финалда очрашачак, ул 29 нчы августта Васильченко исемендәге скверда узачак.
Исегезгә төшерәбез, сайлап алу этапларын уздыру урыннары Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында да үзгәрде.
Конкурсның сайлап алу турлары шәһәрнең ишегалларында, скверларында һәм паркларында уза. Район этапларында җиңүчеләр 30 нчы августта Казан һәм Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итүнең төп сәхнәсендә чыгыш ясаячак.
Проект 2016 елдан бирле Киров районында яшәүче Яна Бариева инициативасы белән тормышка ашырыла һәм зур популярлык казана. Конкурсны оештыруда күп фатирлы торак йортларның рәисләре, территориаль иҗтимагый үзидарәләр, мәдәният учреждениеләре һәм район администрацияләре актив катнаша. «Безнең ишегалды тавышы. Безнең команда тавышы» проектының төп миссиясе – иҗат ярдәмендә халык арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту.