30 нчы июньдә һәм 1 нче июльдә Казанда архитекторлар, урбанистлар һәм төзүчеләр белән чаралар сериясе узачак.
Фото: Денис Гордийко
Һөнәри бергәлекләр – архитекторлар, төзүчеләр һәм тәэмин итүчеләр белән узган очрашуларда елга инфраструктурасының табигатьтә ял итүгә бәйләнеше, индивидуаль торак төзелеше һәм шәһәрнең архитектура-сәнгать яктылыгы турында фикер алышачаклар. Шулай ук урбанистлар, туристик өлкә һәм су транспорты инфраструктурасы вәкилләре, җилкән спорты федерациясе, веломаршрутлар булдыручылар, су транспорты һәм автойортлар җитештерүчеләр, профильле югары уку йортлары студентлары катнашыр дип көтелә.
Татарстан башкаласының баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, Казанның Туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова, КДАТУ доценты, Шәһәрнең үсеш институты эксперты Светлана Персова, «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының табигать территорияләрен һәм экотуризмны үстерү дирекциясе җитәкчесе Оксана Саргина фестивальнең спикерлары булачак.
Фестивальнең төп программасыннан тыш катерлар, автойортлар, судагы йортлар күргәзмәсе дә оештырылачак. Кунаклар өчен тере музыка яңгыраячак, мастер-класслар узачак, фудтраклар эшләячәк, күңел ачу һәм ял итү зонасы ачылачак. Тулырак программа фестиваль сайтында тәкъдим ителә.
Чаралар ике көн дәвамында Идел яр буенда Альфред Халиков урамындагы 26 нчы номерлы бина янында узачак. Аларда катнашу өчен алдан сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Архитектура-төзелеш берләшмәсенең һөнәри очрашулары сериясен Шәһәрне үстерү институты һәр сезонда – язын, җәен һәм көзен үткәрә. Аларны ел саен үткәрелә торган масштаблы «Казаныш» форумы тәмамлый, ул быел декабрь аенда узачак.