Марат Мөгыйнов фотосы
Шимбә көнне, 25 апрельдә, Казанның яшүсмерләр клубларында Габдулла Тукайга 140 яшь тулу уңаеннан гаилә чаралары уза. Казанлылар милли ризыкның рәсемен төшерә, шагыйрьнең әкият геройларыннан курчак бәйли, шигырьләр язылган чынаяклар аслыгы ясый ала.
«Иволга» клубында (ул.Рихарда Зорге, 72)
10:00 сәгатьтә милли татар ризыгының рәсемен ясау мастер-классы була. «Арабеска» клубында (ул.Сафиуллина, 50) 10:30 да катнашучылар ультрафиолет сумаладан һәм ялтырап торучы буяулардан значоклар әзерләячәк.
11:00 сәгатьтә берьюлы берничә яшьләр клубында иҗади мастер-класслар уза. «Вертолет» клубына (Кече-Мәскәү ур., 15) шәһәрлеләрне Габдулла Тукай әкиятләре буенча котлау хатлары әзерләргә чакыралар. «Феникс» клубында (Восстание ур., 38) катнашучыларны шагыйрьнең әкият геройларыннан курчак бәйләргә көтәләр. «Олимпиец» клубында (Минусинская ур., 1/2) бәрхет кәгазьдән 3D форматтагы күбәләк ясарга була. Моннан тыш, яшүсмерләр «Импульс» клубында (Айрат Арсланов ур., 11) Габдулла Тукай әсәрләре буенча рәсемнәр төшерәчәк.
12:00 сәгатьтә «Ника» клубында (Восстание ур., 59) катнашучылар «Татар орнаменты» тематик мастер-класста фетр тукымадан значоклар тегәчәк.
Программа
14:00 сәгатьтә җиде яшүсмерләр клубында дәвам итәчәк. «Свои» клубында (Степан Халтурин ур., 11/10) казанлылар брелок өчен бизәкле асма әзерләячәк. Романтик» клубына (Химиклар ур., 35) яшьләрне шагыйрьнең әкиятләре эчтәлеге буенча телефонга кызыклы беркетмәләр, ә «Зазеркалье» клубына (Декабристлар ур., 131) эленкеләр ясарга чакыралар. Заманча бию дәресе «Юни» клубында (Горький шоссесы, 43/1) узачак. «Җәлил» клубында (Хайруллин ур., 5) «Татар әкиятенең рәсемен ясыйбыз» мастер-классы була. «Лимонад» клубында (Латыш Укчылары ур., 25) катнашучылар шоппер-букчаны милли орнамент белән бизәячәк. «Витамин» клубына (Державин ур., 3, 3 к.) шәһәрлеләрне татар халык биюе хәрәкәтләрен өйрәнергә чакыралар.
15:00 тә Габдулла Тукайның шигырьләре язылган чынаяк аслыгы ясарга «Ника» клубына (Восстание ур., 59) барырга, ә «Зенит» клубына (Карбышев ур., 33) «Шүрәле» әкияте буенча умырзая чәчәге төрендә брошка ясарга була. Чаралар программасын «Модуль» клубында (Габишев ур., 14а) туфраклы киндердә татар орнаментлары белән бизәкле панно эшләү мастер-классы йомгаклый.
Барлык чараларга да алдан
теркәлү таләп ителә.
Исегезгә төшерәбез, Казан шәһәрендә барлык яшүсмерләр клублары өчен
podrostok.tatar интернет порталы
ачтылар . Хәзер яшүсмерләр һәм балалар өчен түгәрәкләр, чаралар һәм мастер-класслар турында мәгълүматны бер сайтта табарга була.