Яшел Үзән районында Яшел Үзән - Түбән Вязовые маршруты буенча Идел аша боз кичүе дә ябылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы гыйнвар). Бозда колея барлыкка килү һәм җылыну аркасында Идел аша уза торган Аракчы – Югары Ослан маршруты буенча хәрәкәт ябыла. Аның эше 16-нчы гыйнварда 21.00 сәгатьтән туктатылачак.
Шул ук вакытта Яшел Үзән районында Яшел Үзән - Түбән Вязовые маршруты буенча Идел аша боз кичүе дә ябылачак.
Республика халкының иминлеген тәэмин итү максатларында ике боз кичүе эше туктатылды, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе. Боз кичүләренең кайчан ачылуы турында соңрак хәбәр ителәчәк.