Дистанцион режимда дәресләр уздыру турындагы карарны учреждение җитәкчелеге мөстәкыйль кабул итә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы гыйнвар). Көчле салкыннар аркасында Татарстанның күп кенә мәктәпләрендә бүген дәресләр булмады. Шул ук вакытта белем бирү учреждениеләре элеккеге режимда эшли, балаларны кабул итәргә һәм аларны кайнар ризык белән тәэмин итәргә әзер. Мәктәпләрдә температура режимы нормаларга туры килә.
Дәресләрне гамәлдән чыгару яки дәресләрне дистанцион режимда үткәрү турындагы карарны учреждение җитәкчелеге мөстәкыйль кабул итә. Белем бирү процессы турында кызыксындырган мәгълүматны +7(843)223-23-80 телефоны буенча төгәлләштерергә була, дип хәбәр итә Казанның Мәгариф идарәсе матбугат хезмәте.
Шәһәр мәктәпләрендә дәресләр башлангыч сыйныфларда -25 градуска кадәр, 5-9 нчы сыйныфларда -27 градус, 10-11 нче сыйныфларда -32 градуска кадәр салкынайткан очракта гамәлдән чыгарылырга мөмкин. Ачык һавада башлангыч сыйныф укучылары өчен физкультура дәресләрен һава температурасы -3 градустан түбән булмаганда һәм җил тизлеге секундына 6-10 метрдан артмаганда үткәрергә була, өлкән сыйныф укучылары өчен температура -10 градустан түбән булмаганда һәм җил тизлеге секундына 6-10 метрдан артмаганда үткәрергә мөмкин, дип искәртә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Шулай ук балаларны мәктәп автобусларында йөртүне, укучыларның -25 градустан башлап һәм түбәнрәк температурада муниципаль берәмлекләрдән читкә чыгуын туктатып торырга һәм җылылык белән тәэмин итү системаларын контрольдә тотуны көчәйтергә киңәш ителә.