В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Черек күл»дә кино күрсәтү, Горки-Әмәт урманында радио белән идарә ителә торган машиналарда узышу һәм башка вакыйгаларның яңа даталары соңрак билгеле булачак.
Фото: Денис Гордийко
Вакыйгаларның яңа даталары турында соңрак билгеле булачак. Сүз «Черек күл» паркында кино күрсәтү һәм хор чыгышы, Сәетгалиев исемендәге паркта кышкы прогулкалар һәм Горки-Әмәт урманында радиоидарәле машиналарда узышу турында, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.
Шулай ук һава шартлары аркасында Мир урамындагы скверда, ТР төзелеш тармагының 100 еллыгы скверында һәм «Казан» халыкара ат-спорт комплексында чыршы шәһәрчекләрендә бүгенге чаралар гамәлдән чыгарылды, дип хәбәр итә Совет районы администрациясе.
Шушы көннәрдә ТР Гидрометеорология үзәге якын арада республикада аномаль салкын һава торышы булачаклыгы турында кисәткән иде. 7-10 нчы гыйнварда төнге һәм иртәнге температура -25-32 градус тәшкил итәчәк, аязганда термометр баганалары -37 градуска кадәр төшәчәк. Татарстанлыларны көндез -23-28 градус салкын көтә.