В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Урам» экстрим-паркы ягында алып барылган эшләр якынча бер атнага күчереләчәк
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче июль). Казанда «Миллениум» күпере терәкләрен ремонтлау, карлыгач ояларын саклап калу өчен, вакытлыча туктатылачак. «Урам» экстрим-паркы ягында алып барылган эшләр якынча бер атнага күчереләчәк, дип хәбәр итә «Казансуның үсеш стратегиясе» Telegram-каналында.
Карлыгачлар гадәттә күпер пролетлары астында һәм терәкләр арасында яшиләр – кошлар биеклекне һәм горизонтальләрне яраталар, чөнки конструкцияләр тоташкан урыннарда аларның оялары җилдән һәм ерткычлардан саклана.
Кошларның оя коруына «Казасуның үсеш стратегиясе» командасы эшли торган экологлар һәм «Казан Швейцариясен саклау» җәмгыяте активистлары игътибар биргән. Эшләрне туктатырга шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты белгечләре ярдәм итте.
Исегезгә төшерәбез, күперне ремонтлау вакытында Әмирхан урамыннан Вишневский урамына кадәрге участок ябык. Транспорт хәрәкәте корылманың икенче яртысында оештырылган.
Миллениум шәһәр әһәмиятендәге тиз хәрәкәт өчен каралган магистраль юл. Аның гомуми озынлыгы 1,5 км, ә пролет төзелеше 835 м тәшкил итә. Элегрәк объектны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин карап чыктылар. Төбәк башлыгы барлык планлаштырылган эшләрне вакытында башкарырга һәм аларның сыйфатын катгый күзәтергә кушты.