В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанның Идел буе районындагы «Искож» заводыннан Бакый Урманче урамына кадәрге юллар участогында көчәнеш юк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы декабрь). Казанның Идел буе районында, күчмә составның электр подстанциясендә килеп чыккан авария аркасында, «Искож» заводыннан Бакый Урманче урамына кадәрге участокта трамвай һәм троллейбус юлларында көчәнеш юк.
Шуңа бәйле рәвештә, 6-нчы номерлы троллейбус «Тукай скверы» тукталышыннан Танк боҗрасына кадәр, 9-нчы номерлы троллейбус «Глушко урамы» тукталышыннан Танк боҗрасына кадәр, 5-нче һәм 5а номерлы трамвайлар «Сәетгалиев урамы» тукталышыннан «Халитов» тукталышына кадәр йөри.
Белгечләр станциядә торгызу эшләре алып бара, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП.