В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Һава температурасы +32 градустан югарырак булганда, авыр йөк автомобильләре шәһәр юлларында 22:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр генә йөри ала.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июнь). Казанда гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында аномаль эссе һава торышы аркасында авыр йөк транспорт чаралары хәрәкәтенә чикләүләр кертелде. Һава температурасы +32 градустан югарырак булганда, юлларда авыр йөк транспорт чаралары төнлә генә йөри ала – 22:00-10:00 аралыгында.
Мондый сезонлы чикләүләр гадәттәгечә уңайсыз табигый-климат шартларында кертелә. Бу хакта белеп, күп кенә транспорт компанияләре температура +32 градустан югарырак булганда, автомобильләрне тәүлекнең якты вакытында рейска җибәрмиләр. Тыю пассажир автобусларында йөртүгә, табигый бәла-казалар һәм башка гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү өчен кирәкле йөкләрне транспортлауга, юл-төзелеш техникасын һәм авария-торгызу һәм ремонт эшләрен башкарганда кулланыла торган материалларны йөртүгә кагылмый.
Әйләнә-тирә мохитнең һава температурасы + 32 градустан артып китсә, машина йөртүче юлда булса, ул үз автомобилен зур йөк машиналары өчен якындагы тукталышта калдырырга тиеш. Юлда мондый тукталышлар юк икән, ул үз автомобилен юл кырыенда яки юл читендә туктатырга тиеш.
Казан шәһәре дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә һәм торак пункттан читкә чыкмаска чакыра. Штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта, юлда: +7(843)533-39-00 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Авыр йөкле транспорт чаралары категориясенә «Автомобиль транспортында йөкләр ташу кагыйдәләрен раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 272 номерлы карары белән билгеләнгән күчәргә йөкләнеше төялгән яисә йөксез машиналар керә.