В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Поездлар барлык тукталышлар белән йөри.
(Казан шәһәре KZN.RU 29-нчы ноябрь). Зөя – Казан – Аэропорт һәм Канаш – Казан – Аэропорт маршрутлары буенча өзлексез шәһәр яны поездлары оештырылды.
Электричкалар түбәндәге җәдвәл буенча хәрәкәт итә:
6707/6701 номерлы Аэропорт - Казан - Канаш поезды: Аэропорт станциясеннән 13.45 сәгатьтә кузгалып китә, Канаш станциясенә 17.29 сәгатьтә килә;
6308/6712 номерлы Зөя – Казан – Аэропорт поезды: Зөя станциясеннән 18.01 сәгатьтә кузгалып китә, Аэропорт станциясенә – 19.51 сәгатьтә килә;
6358/6710 номерлы Канаш - Казан - Аэропорт поезды: Канаш станциясеннән 15.03 сәгатьтә кузгалып китә, Аэропорт станциясенә – 18.33 сәгатьтә килә;
6713/6309 номерлы Аэропорт – Казан – Зөя поезды: Аэропорт станциясеннән 20.15 сәгатьтә китә, Зөя станциясенә 22.17 сәгатьтә килә.
Поездлар барлык тукталышлар белән йөри, дип хәбәр итә "Содружество" АҖ.