Очышлар атнага ике тапкыр башкарылачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче сентябрь). 23-нче сентябрьдән Таулы Алтайга авиарейслар яңартылачак. Очышлар атнага ике тапкыр пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак. Юлдагы вакыт өч сәгатьтән артык тәшкил итәчәк.
Пәнҗешәмбе көннәрендә Казаннан очыш 2:00 сәгатьтә, Таулы Алтайга килеп җитү 9:30 сәгатькә планлаштырыла. Таулы Алтайдан кире очу вакыты – 10:30, Казанга очып килеп җитү – 9:50.
Якшәмбе көнне самолет Казаннан 1:30 сәгатьтә очып китәчәк, Таулы Алтайга төшү 9:00 сәгатькә планлаштырылган. Таулы Алтайдан кире очып китү – 10:00 сәгатьтә, Казанга очып килү – 9:50 сәгатьтә. Һәр аэропорт өчен вакыт җирле күрсәтелгән.
Маршрутта Канада авиалайнерлары Bombardier CRJ-200 эшли, пассажир салонының максималь сыйдырышлылыгы - 50 кеше, дип хәбәр итә «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе матбугат хезмәте.