В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу «Водоканал» уздыра торган авария эшләре белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче декабрь). Казанда «Роддом» тукталышы юнәлешендә 1-нче номерлы троллейбус маршрутының хәрәкәт схемасыннан вакытлыча «Чистай урамы» тукталышы төшереп калдырыла. Бу «Водоканал» МУП уздыра торган авария эшләре белән бәйле.
Бүген 14:00 сәгатьтә Чистай урамы буенча 61-нче номерлы йорт янындагы юл өлешендә ремонт башланды. Троллейбус барлык эшләр тәмамланганчы күрсәтелгән тукталышта тукталмаячак, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП.