Махсус автобуслар ял көннәрендә эшләячәк
Фото: Марат Мөгыйнов
88 нче сайлау участогында (Алтынов ур., 2) тавыш бирүче Залесный торак массивы халкы өчен автобус «АЗС» тукталышыннан шәһәр ягына барачак. 86 нчы һәм 105 нче участокларда (Арсланов ур., 10) беркетелгәннәр өчен автобуслар «Залесный-2» тукталышыннан – шәһәрдән чыгу ягына, «Яңа Тура поселогы» тукталышыннан М7 трассасы юнәлешендә китәчәк.
Күзәмәт торак массивыннан 130 нчы сайлау участогында (Вокзал ур., 8а) тавыш бирәчәк казанлылар өчен автобуслар Күзәмәт урамындагы 56 нчы йорт яныннан кузгала.
Краснооктябрьск торак массивыннан һәм Мостоотряд-3 торак шәһәрчегеннән 177 нче (Химиклар ур., 11) һәм 181 нче (Химиклар ур., 19) сайлау участокларында тавыш бирүчеләр өчен автобус «Краснооктябрьск поселогы» тукталышыннан һәм Мостоотряд-3 урамындагы 20 нче йорт яныннан китәчәк.
Җәмәгать транспорты 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр йөриячәк. Һәр тукталышта, сайлаучыларны утырту өчен, 15 минут туктап тору каралган.
270 нче сайлау участогына кадәр баручы автобуслар «Татваленка» тукталышыннан 9:00, 11:00, 13:00, 15:00 һәм 17:00 сәгатьләрдә кузгалачак. «Петровский» тукталышыннан шәһәрлеләрне 10:00, 12:00, 14:00, 16:00 һәм 18:00 сәгатьләрдә алып китәчәкләр. Казанлылар әлеге сайлау участогына «Кояшлы» тукталышыннан да барып җитә алачак. Автобуслар пассажирларны 10:15, 12:15, 14:15, 16:15 һәм 18:15 сәгатьләрдә көтәчәк. «Мәктәп» тукталышында автобуслар 10:30, 12:30, 14:30, 16:30 һәм 18:30 сәгатьләрдә булачак.
291 нче сайлау участогына беркетелгән тавыш бирүчеләр өчен автобуслар «Станция спортивная» торак комплексындагы «Магнит» тукталышыннан йөриячәк. Транспорт чараларын җибәрү 8:00, 10:00, 12:00, 14:00, 16:00, 17:00 һәм 18:00 сәгатьләргә билгеләнгән. Шулай ук әлеге сайлау участогына «Времена года» торак комплексы парковкасыннан да барып җитәргә мөмкин булачак, автобус 9:00, 11:00, 13:00 һәм 15:00 сәгатьләрдә кузгала.
Хәрби шәһәрчек-2 дән 285 нче сайлау участогына кадәр автобус 9:00 һәм 12:00 сәгатьләрдә йөриячәк. Пассажирларны утырту урыны – 142/1 нче йорт янындагы кибет. Махсус транспорт эше 16 нчы мартта оештырылачак.
290 нчы сайлау участогына беркетелгән казанлылар өчен автобус Хәрби шәһәрчек-33 тән йөриячәк. Китү вакыты: 8:30, 10:00, 11:30, 13:00, 15:45, 17:15 сәгатьләрдә. Әлеге сайлау участогына автобуслар Фәнни-тикшеренү институтыннан 9:15, 10:45, 12:15, 13:45, 15:00, 16:30, 18:00 сәгатьләрдә китәчәк.
«Әкият иле» балалар бакчасыннан 328 нче сайлау участогына кадәр автобус 9:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр һәр сәгать саен йөриячәк. Кол Гали урамыннан 315 нче сайлау участогына кадәр 9:00, 11:00, 13:00, 15:00 сәгатьләрдә барып булачак. «Ю.Фучик урамы» тукталышыннан 318 нче сайлау участогына таба баручы автобуслар 9:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр һәр сәгать саен китәчәк.
55 нче сайлау участогында тавыш бирүче казанлыларны автобус Толстой урамындагы 18 нче йорт янында көтәчәк. Транспорт 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр һәр сәгать саен йөриячәк. К.Маркс урамындагы 68 нче йорт яныннан автобуслар 9:30, 10:30, 11:30, 12:30, 13:30, 14:30, 15:30, 16:30 һәм 17:30 сәгатьләрдә кузгала.
«Победилово» тукталышыннан 266 нчы сайлау участогына 9:30, 11:00, 12:30, 14:00, 15:30 һәм 17:00 сәгатьләрдә кузгалып булачак. Мәктәп яныннан – 10:15, 11:45, 13:15, 14:45, 16:15 һәм 17:45 сәгатьләрдә. Транспорт 16 нчы мартта йөриячәк.
265 нче сайлау участогына автобуслар «Үзәк Отар» тукталышыннан – 9:00, 11:00, 13:00, 15:00, 17:00 сәгатьләрдә, ә «Дорожная» тукталышыннан 9:15, 11:15, 13:15, 15:15 һәм 17:15 сәгатьләрдә кузгалачак. Шул ук сайлау участогына автобуслар «Набережная» тукталышыннан 9:30, 11:30, 13:30, 15:30 һәм 17:30 сәгатьләрдә барачак. Махсус транспорт эше 16 нчы мартта оештырылачак.
Казанлылар Северный торак массивыннан 29 нчы сайлау участогына (Беломорск ур., 144) кадәр Денис Давыдов урамындагы 133/95 нче йорт яныннан кузгалучы автобус белән барып җитә алачак. Транспорт 9:00 сәгатьтән алып һәр ике сәгать саен йөриячәк.
Щербаково торак массивыннан 37 нче сайлау участогына (Р.Зорге ур., 2/5) баручы казанлыларны автобус Газ урамыннан алып китәчәк. Транспорт 9:30 сәгатьтән 17:30 сәгатькә кадәр йөриячәк. Зәңгәр Күл поселогында яшәүчеләр әлеге сайлау участогына Центральная урамыннан барып җитә алачак. Махсус транспорт эше 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр оештырылачак.
1 нче сайлау участогында (Граничная ур., 2) тавыш бирүче Сухая Река торак массивында яшәүчеләр автобуска 60 нчы мәктәп янында утыра ала.
Северный торак массивыннан 1 нче сайлау участогына (Луначарский ур., 9) махсус автобус Луначарский һәм Смоленский урамнары киселешеннән китә. Транспорт 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр йөриячәк.
34 нче сайлау участогына беркетелгән Борисоглебский һәм Сухая Река торак массивларында яшәүчеләр тиешле пунктка Степная һәм Гагарин, Шоссе һәм Рабочая, шулай ук Большая Заречная һәм Камчатка урамнары киселешләреннән кузгалучы автобусларда барып җитә алачак.
Кече Клыки торак массивында яшәүчеләр 363 нче сайлау участогына (Җиңү проспекты, 212) кадәр «Регина» кунакханәсе (Большая Красная ур., 119) яныннан кузгалып китәчәк автобусларда барып җитә ала. 366 нчы сайлау участогына (Халитов ур., 5) кадәр автобуслар Царицынский Бугор торак массивында урнашкан 39а йорт тирәсендә Саф урамындагы борылыштан, шулай ук Бәхетле урамы, 32а (Царицыно) адресы буенча урнашкан кибет янындагы тукталыштан йөриячәк.
367 нче сайлау участогына (Себер тракты, 35) беркетелгән казанлыларны автобус Торфяная урамындагы 91 нче йорт яныннан алып китәчәк.
368 нче сайлау участогына (Карьер поселогы, Әгерҗе ур., 61) Троицк Ноксасы торак массивы халкы шулай ук махсус автобус белән барып җитә алачак, ул пассажирларны 1 нче Нокса урамы, 31 адресы буенча урнашкан мәчет янында көтәчәк. Нагорный торак массивында яшәүче казанлылар өчен махсус транспорт «Нагорный» тукталышында оештырылачак.
Привольный торак массивы халкы 375 нче сайлау участогына (Нардуган ур., 45) Вересковая һәм Ледяная урамнары арасында урнашкан кибет яныннан кузгалачак автобус белән барып җитә ала.
376 нчы сайлау участогына (Начальная ур., 6) махсус автобус Чабакса торак массивыннан оештырылачак. Транспорт Дорожная урамындагы кибет яныннан (автобусның соңгы тукталышы) кузгала.
Яңа Сосновка һәм Абу Даби торак массивларында автобус пассажирларны «Шоссе», «Дорожная», «Родник», «Сосновка», «Транспорт», «Әки торак массивы» тукталышларында көтәчәк. Транспорттан 380 нче сайлау участогына (Каштан ур., 5) беркетелгән казанлылар файдалана алачак.
Колсәет торак массивында яшәүчеләрне автобус 386 нчы сайлау участогына кадәр (Краевая ур., 1а) Чулпан урамындагы балалар мәйданчыгы яныннан алып китәчәк (ориентир – суалгыч).
387 нче сайлау участогында (Фәнни шәһәрчек-2, 1) тавыш бирүче казанлылар тиешле урынга Фәнни шәһәрчектәге 1, 2, 3 һәм 4 нче йортлар яныннан кузгалып китә алачак.
392 нче сайлау участогына кадәр автобуслар «Бохара», «Водоканал», «Дальний» торак массивы», «Скрябин», «Родина», «Горки» метро станциясе» тукталышларыннан йөриячәк.
Совет районында махсус транспорт 8:30 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр биреләчәк.
Исегезгә төшерәбез, Россия президентын сайлауларның соңгы көнендә, 17 нче мартта, Казанда кайбер автобус, трамвай һәм троллейбус маршрутлары эшен көчәйтәчәкләр. Шулай ук «Ак Барс Арена» стадионы тирәсендәге әйләнгеч юлда транспорт хәрәкәте һәм тукталышы вакытлыча чикләнәчәк. Бу гаилә фестивален үткәрү белән бәйле. Чараның хедлайнерлары Ваня Дмитриенко, Хәбиб, «Иванушки International», «Кар-мэн» һәм «Хор Турецкого» төркемнәре булачак.