В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казаннан кузгалу 9.00 сәгатькә планлаштырыла.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче май). Казан елга порты, Набережные Моркваши, Пустые Моркваши, Дачная һәм Рудникка тукталулар белән, Зөягә кадәр һәр көн йөри торган рейслар ачылды. Ташулар көн саен «Мәскәү» тибындагы теплоходларда үткәреләчәк.
Казаннан теплоход 9.00 сәгатьтә китә, Зөядән 15.15 сәгатьтә кузгалып, ТР башкаласына 17.20 сәгатьтә килә.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте искә төшергәнчә, битлекләр һәм перчаткалар һәр пассажирда булырга тиеш, ә елга вокзалы бинасына 10-ар кеше кертелә, һәр пассажирның температурасы контактсыз градусник белән үлчәнә.