Очышлар Шарм-эш-Шейх һәм Хургадага башкарыла
Фото: Екатерина Красуцкая
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче декабрь). Казан аэропортыннан Мисырга яңа авиарейслар җибәрелде. Очышлар Шарм-эш-Шейх һәм Хургадага башкарыла. Бу хакта һава аланы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рейсларга Казан аэропорты белән хезмәттәшлек итә башлаган AlMasria Universal Airlines Мисыр авиакомпаниясе хезмәт күрсәтә. Һава транспорты өчен 221 урынлы Airbus А321 самолетлары җәлеп ителгән. Юл вакыты алты сәгать тәшкил итә.
Авиаочышлар җәдвәле кышкы чорга, март аена кадәр планлаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, кыш көне Казаннан Кувейтка һәм Кытайга авиарейслар җибәрергә планлаштыралар. Шулай ук Иран белән туры авиаэлемтә булдыру күздә тотыла.