Казахстанга килүче гражданнар коронавируска тискәре нәтиҗә белән ПЦР-тест турында белешмә бирергә тиеш.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы сентябрь). 22-нче һәм 29-нчы сентябрьдә Актүбә – Казан – Актүбә маршруты буенча авиарейслар башкарылачак.
Казаннан самолет 9:45 сәгатьтә очып китә һәм Актүбәгә 13:25 сәгатьтә төшә. Актүбәдән самолет 9:00 сәгатьтә очып китә һәм Казанга 8:45 сәгатьтә төшә. Юлдагы вакыт 1 сәгать 45 минут тәшкил итәчәк. Актүбә вакыты Мәскәүнекеннән 2 сәгатькә алдарак. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.
Рейсларны Qazaq Air авиакомпаниясе башкара. Маршрутларда Канада җитештерелгән De Havilland Dash-8-Q400NG (элегрәк Bombardier Q400 буларак билгеле) яңа турбовинтлы самолетлар җәлеп ителгән. Хәзерге вакытта әлеге маршрутларда очыш программасын озайту буенча эш алып барыла.
Казахстанга килүче гражданнар коронавируска тискәре нәтиҗә белән ПЦР-тест турында белешмә бирергә тиеш. Ул чикне узганчы 72 сәгатьтән дә иртәрәк ясалмаска тиеш. ПЦР-тест нәтиҗәләрен беренчел тикшерүне (белешмәнең тискәре нәтиҗәсе һәм гамәлдә булу вакыты) хезмәткәрләр теркәү өстәлендә башкаралар. Документ булмаган очракта авиакомпания пассажирны йөртүдән баш тартырга мөмкин, дип билгелиләр Казан һава гаване матбугат хезмәтендә.