В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Пассажирлар юлда бер сәгатьтән артыграк булачак
31 октябрьдән Казан аэропортыннан Уфага турыдан-туры даими рейслар җибәреләчәк. Очышлар атнага ике тапкыр башкарылачак.
110 пассажир урынына исәпләнгән Embraer 190 лайнерын эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Юл бер сәгатьтән артык вакытны тәшкил итәчәк. Һава ташуларын Nordwind компаниясе оештыра, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.
Татарстан башкаласыннан Уфага пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә барырга мөмкин булачак. Кире рейслар дүшәмбе һәм җомга көннәрендә планлаштырылган.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстан башкаласын һәм Таҗикстанны яңа авиарейслар тоташтырачак. Очышлар 12 сентябрьдән башлана.