Очышлар сишәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак
Фото: Екатерина Красуцкая
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче август). Казан белән Кировны яңа регуляр авиарейслар тоташтырачак. 18 нче августтан очышлар атнага өч тапкыр башкарылачак.
Сишәмбе көннәрендә ТР башкаласыннан очышлар 19:30 сәгатьтә көтелә, Киров өлкәсенә килеп җитү 20:30 сәгатьтә планлаштырыла. Кире юнәлештә очу 21:25 сәгатькә билгеләнгән, төшү – 22:25 сәгатьтә.
Җомга көннәрендә авиалайнерлар Казаннан 20:20 сәгатьтә китәчәк һәм Кировка 21:20 сәгатьтә киләчәк. Кире очып китү 22:00 сәгатьтә, килү 23:00 сәгатьтә көтелә.
Якшәмбе көннәрендә самолетлар ТР башкаласыннан 17:10 сәгатьтә китәчәк һәм Кировка 18:10 сәгатьтә төшәчәк. Кире юнәлештә очыш 19:00 сәгатькә билгеләнгән, килү – 20:05 сәгатькә.
Рейсларны «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе башкарачак. Маршрутларда 50 пассажирга кадәр сыйдырышлы Bombardier CRJ200 самолетлары эшли, дип хәбәр итте ташучының матбугат хезмәте.