В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очышлар 16 нчы ноябрьдән пәнҗешәмбегә кадәр башкарылачак
Фото: Екатерина Красуцкая
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче ноябрь). Казан белән Ташкентны атна саен авиарейслар тоташтырачак. Очышлар 16 нчы ноябрьдән башлана.
Үзбәкстан башкаласына пәнҗешәмбе көнне барырга мөмкин булачак. Очышларны даими рәвештә Россиянең Red Wings компаниясе башкарачак, аларда SU95 самолетлары катнаша, дип хәбәр итә «РИА Новости».
Исегезгә төшерәбез, ТР башкаласыннан Тбилиси һәм Кутаисига яңа рейслар ачыла. Грузия шәһәрләренә атнага ике тапкыр барырга мөмкин булачак. Очыш программасы киләсе елның март ахырына кадәр планлаштырылган.