В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очышлар 28 нче апрельдән атнага ике тапкыр башкарылачак
Фото: Екатерина Красуцкая
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче ноябрь). Казан белән Якутскины яңа туры авиарейслар тоташтырачак. Очышларны Nordwind компаниясе Airbus 330-200 самолетларында башкарачак. Якутия башкаласына атнага ике тапкыр очарга мөмкин булачак.
Рейслар 28 нче апрельдә ачыла. Чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә Казаннан самолетлар 21:20 сәгатьтә очачак, 9:05 сәгатьтә барып җитәчәкләр. Кире юнәлештә авиалайнер дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 10:35 сәгатьтә очачак, 10:45 сәгатьтә төшәчәкләр. Бу хакта Казан аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Якутскида ул Мәскәүнекеннән алты сәгатькә алдарак бара.