Очышлар дүшәмбе көнне башкарылачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Очкыч Азәрбайҗан башкаласыннан 12:20 сәгатьтә очачак, Казанга 14:00 сәгатьтә төшәчәк. Кире рейс 15:00 сәгатьтә була, Баку аэропортына самолет 18:40 сәгатьтә утырачак. Очыш вакыты 2 сәгать 40 минут тәшкил итәчәк. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.
Очышларны «ИрАэро» авиакомпаниясе башкара, маршрутларга SSJ 100 самолетлары җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр авиакомпаниянең матбугат хезмәтендә.
Күптән түгел, 15 нче июньнән, Азәрбайҗан башкаласына туры рейслар ачылды. Июль аеннан октябрь ахырына кадәр очышлар чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак.