В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Һава суднолары атна саен чәршәмбе көннәрендә очачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче сентябрь). Бүгенге көннән Казаннан Шарм-әш-Шәйхка яңа даими авиарейслар җибәрелә. Самолет Мисыр курортына чәршәмбе көннәрендә очачак.
Казаннан очыш 20:40 сәгатьтә, Шарм-әш-Шәйхка килү 2:45 сәгатьтә булачак. Мисырдан һава судносы 15:25 сәгатьтә чыгачак, Казанга 19:30 сәгатьтә киләчәк. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән, Мисыр вакыты Мәскәүнекеннән 1 сәгатькә артта кала.
Туристларны 174 пассажирга исәпләнгән Airbus A320 йөртәчәк. Хәрәкәт графигында үзгәрешләр булырга мөмкин.
Чит дәүләтләрдән Россиягә килгән гражданнарга СОVID-19 таралуын булдырмау максатында, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең карантин чараларын үтәү буенча таләпләрен үтәргә кирәк, дип кисәтә Казан халыкара аэропорты матбугат хезмәте. Алар белән ведомствоның сайтында танышырга мөмкин.