Тропик Хайкоуга очкыч чәршәмбе көннәрендә очачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче октябрь). “Казан” халыкара аэропортында Кытайның Хайнань провинциясе башкаласы – Хайкоу шәһәренә туры чартер рейсы ачылды. Бүген Татарстан башкаласыннан әлеге юнәлештә туристлар белән беренче очкыч җибәрелде.
Очышларны “ИрАэро” компаниясе атнага бер тапкыр, чәршәмбе көннәрендә, 374 кеше сыйдырышлы Boeing 777-200ER очкычларында башкарачак. Казаннан очкыч 9:45 сәгатьтә кузгалачак, Хайкоуга җирле вакыт буенча 22:55 сәгатьтә төшәчәк. Кире рейс 1:03 сәгатьтә башкарыла, Казанга очкыч 5:03 сәгатьтә төшә. Хайнань утравында вакыт Мәскәү вакытыннан 5 сәгать алда бара. Очыш 9 сәгатькә якын дәвам итә. Җәдвәлгә үзгәрешләр кертелергә мөмкин, дип хәбәр итә “Казан” халыкара аэропорты матбугат хезмәте.