Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.05.2024, 15:22

Казаннан бер ай эчендә 541 мең кубометрдан артык калдык чыгарылган

ТР башкаласында «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» ИК 8 428 контейнер мәйданчыгын тәртиптә тота

Фото: Денис Гордийко

Бер тәүлек эчендә Казаннан 21 мең кубометр чүп чыгарыла. Контейнерларны һәм контейнер мәйданчыкларын каты коммуналь калдыклардан чистарту өчен көн саен «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» ИК карамагындагы 11 берәмлек һәм өстәмә 29 берәмлек техника, шул исәптән йөк төягечләр һәм үзбушаткычлар җәлеп ителә.

Апрель башыннан ТР башкаласыннан 541 мең кубометрдан артык калдык чыгарылган. Ә шәхси территорияләрдә 2,2 мең контейнер мәйданчыгы чистартылган. Алардан эшчеләр 15 мең кубометр чүп-чар җыйган, дип хәбәр итә оператор.

Территорияне җыештыру бакларга, каты коммуналь калдыклардан тыш, киселгән агач ботаклары, автомобиль покрышкалары салу белән бәйле рәвештә кыенлаша. Контейнерларга төзелеш материаллары ташлаучылар да эшне катлауландыра. Алар аерым утильләштерелергә тиеш.

Моннан тыш, районнар администрацияләре белән берлектә рөхсәтсез чүплекләрне ачыклау буенча чаралар гамәлгә ашырыла. Апрель аенда шундый биш объект табылган һәм юкка чыгарылган.

Искәртеп узабыз, «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» ИК Казанда 8 мең 428 контейнер мәйданчыгын тәртиптә тота, ә республика буенча 18 меңнән артык контейнер мәйданчыгыннан калдыкларны чыгару өчен җавап бирә.

Барлык яңалыклар