Очышлар атнага ике тапкыр башкарылачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы сентябрь). 5-нче октябрьдән Казаннан Калугага авиарейслар яңартылачак. Очышлар атнага ике тапкыр башкарылачак – сишәмбе һәм җомга көннәрендә. Юлга ике сәгатьләп вакыт китәчәк.
Сишәмбе көннәрендә Казаннан очыш 14:25 сәгатьтә, Калугага килү 16:05 сәгатьтә планлаштырыла. Калугадан кире очып китү 10:10 сәгатьтә, Казанга очып килү җитү 12:00 сәгатьтә каралган.
Җомга көннәрендә очкыч Казаннан 12:30 сәгатьтә очып китәчәк, Калугага төшү 14:10 сәгатьтә планлаштырылган. Калугадан кире очып китү 9:55 сәгатьтә, Казанга очып килү 11:45 сәгатьтә булачак. Хәрәкәт графигында үзгәрешләр булырга мөмкин, дип хәбәр итә «РусЛайн» авиакомпаниясе.