Очышлар сишәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә башкарыла.
Фото: Екатерина Красуцкая
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче май). Казаннан Владикавказга даими рейслар эшли башлады. Очышлар атнага өч тапкыр башкарыла.
Сишәмбе һәм җомга көннәрендә Татарстан башкаласыннан очыш 07:50 сәгатьтә, Төньяк Осетия башкаласына килү 10:45 сәгатьтә планлаштырылган. Якшәмбе көннәрендә самолет Казаннан 16:30 сәгатьтә очачак һәм Владикавказга 19:25 сәгатьтә киләчәк.
Очыш 3 сәгать дәвам итә, җәдвәлдә үзгәрешләр булырга мөмкин. Рейсларны 189 пассажир сыйдырышлы Boeing 737-800 самолетларында башкаралар, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.
Яңа рейсны Nordwind Airlines авиакомпаниясе башлап җибәрә. 2022/2023 елның кышкы җәдвәлендә Новокузнецк, Иркутск, Бишкек, Грозный һәм башка шәһәрләргә рейслар барлыкка килә, ә җәйге навигация сезонында Таулы Алтай, Красноярск, Барнаул, Омск һәм Тегеранга туры очышлар ачу планлаштырыла.