Очышларның җәйге җәдвәле 28-нче апрельдән гамәлдә булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче март). Яңа җәйге авиарейслар Казанны танылган төрек курортлары – Даламан һәм Бодрум белән тоташтырачак. Очышларның җәйге җәдвәле 28-нче апрельдән гамәлдә булачак.
Шулай итеп, 28-нче апрельдән Даламан шәһәреннән очышлар башлана. Рейслар 2019 елның җәйге сезоны дәвамында 148 урынлы лайнерда чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак.
31-нче майдан Бодрум очкычлары оча башлый. Рейслар Airbus 220 урынлы очкычларда билгеле бер даталар буенча башкарылачак. Очыш программасы 15-нче октябрьгә кадәр исәпләнгән.
Ике юнәлеш буенча да очу озынлыгы дүрт сәгатьне тәшкил итә. Җәйге чорда Даламанда һәм Бодрумда вакыт Мәскәүнеке белән туры килә. Очышлар программаларында үзгәрешләр булырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.