Хәзер самолетлар шәһәрләр арасында атнага өч тапкыр йөриячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июнь). 3-нче июльдә Казанда Төрекмәнстанның Ашхабадына яңа туры авиарейс эшли башлый. Хәзер самолетлар шәһәрләр арасында атнага өч тапкыр йөриячәк.
Turkmenistan Airlines авиакомпаниясе җомга һәм якшәмбе көннәрендә булган рейслардан тыш Ашхабадтан Казанга һәм кире юнәлештә чәршәмбе көннәрендә очулар оештыра. Әйтик, хәзер самолетлар Казан аэропортыннан Ашхабадка атна саен чәршәмбе көннәрендә 9.30 сәгатьтә (билгеләнгән пунктка 15.00 сәгатьтә килеп җитә), җомга көннәрендә 10.30 сәгатьтә (16.00 сәгатьтә килеп җитә) һәм якшәмбе көннәрендә 23.35 сәгатьтә (киләсе көннең 5.05 сәгатенә килеп җитә) очачак. Төрекмәнстан башкаласыннан Казанга чәршәмбе көннәрендә 6.25 сәгатьтә (8.00 сәгатьтә килеп җитә) , җомга көннәрендә 7.25 сәгатьтә (9.00 сәгатьтә килеп җитә) һәм якшәмбе көннәрендә (22.05 сәгатьтә килә) очышлар планлаштырылган. Моннан тыш, өченче рейс башлану сәбәпле Turkmenistan Airlines авиакомпаниясе Казан очышлары өчен генә махсус тарифлар кертте.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Төрекмәнстанда вакыт Мәскәүнекеннән 2 сәгатькә алда бара. Һәрбер аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелә. Җәдвәлгә үзгәрешләр кертелергә мөмкин, дип билгеләп үтә Казан аэропорты матбугат хезмәте.