Беренче очыш 19 нчы апрельгә планлаштырылган
Фото: Екатерина Красуцкая
Апрель аенда Казан белән Пермьне өстәмә авиарейслар тоташтырачак. Очышлар атнага бер тапкыр җомга көннәрендә башкарылачак.
Исегезгә төшерәбез, әлеге юнәлештә авиарейсларны гыйнвардан «ЮВТ АЭРО» компаниясе башкара. Очышлар дүшәмбе һәм җомга көннәрендә башкарыла, 50 пассажир сыйдырышлы Bombardier CRJ-200 Канада лайнерлары җәлеп ителгән.