В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
189 урынлы самолетлар октябрь ахырына кадәр көн саен хәрәкәт итәчәк.
Фото: Марат Мугинов
Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә самолет Казаннан 22.20 сәгатьтә очып китәчәк, Мәскәүнең Внуково аэропортына төшү 23.55 сәгатькә планлаштырылган. Мәскәүдән самолет 20.25 сәгатьтә очып китә, Казанга 21.55 сәгатьтә килә.
Пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә Казаннан очып китү 18.25 сәгатькә, Мәскәүгә килү 20.00 сәгатьтә планлаштырыла. Мәскәүдән самолет 16.30 сәгатьтә кузгала, Казанга 18.00 сәгатьтә килә.
Җомга көнне Казаннан самолетлар 9.55 сәгатьтә очып китәчәк, Мәскәүгә килү - 11.30 сәгатьтә. Кире юлга самолет 8.00 сәгатьтә чыга, Казанга - 9.30 сәгатьтә очып киләчәк.
Өстәмә көндәлек рейслар 189 урынлы самолетларда башкарылачак. Очуның дәвамлылыгы сәгать ярым чамасы вакытны тәшкил итә. Бу график буенча рейслар октябрь ахырына кадәр хәрәкәт итәчәк, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.