В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очышлар атнага ике тапкыр – җомга һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче август). Бүген Казаннан Мхачкалага яңа авиарейс ачылды.
Очышлар атнага ике тапкыр – җомга һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак. Җомга көннәрендә очкыч Казаннан 16.00 сәгатьтә китә, Махачкалага 18.30 сәгатьтә җитә. Кире рейс 19.30 сәгатьтә башлана, Татарстан башкаласына 22.00 сәгатьтә төшә. Якшәмбе көннәрендә очкыч Казаннан 23.40 сәгатьтә очып китә, Махачкалага – 02.10 сәгатьтә төшә. Кире рейс дүшәмбе 03.05 сәгатьтә башлана, Татарстан башкаласына 05.25 сәгатьтә төшә.
Юл озынлыгы 2,5 сәгать дәвам итә, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.