5 фурадан торган колонна 18 тонна азык-төлек, 80 тонна азык-төлек булмаган товарлар һәм дарулар алып киләчәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче декабрь, Алсу Сафина, Зилә Гайфи). Бүген Казаннан Лисичанскига 100 тоннага якын авырлыктагы гуманитар йөкнең өченче партиясен җибәрделәр. Биш фурадан торган колонна Горький шоссесында урнашкан «Игелекле Казан» төп складтан чыкты. Татарстан тарафыннан шефлыкка алынган шәһәр халкына озак саклана торган азык-төлек продуктлары, азык-төлек булмаган товарлар, медикаментлар, төзелеш материаллары, инструментлар һәм генераторлар китерәчәкләр. Йөк җибәрүне Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров контрольдә тотты, ә процессны җирле массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары күзәтте.
«Бүгенге колонна белән без 18 тонна азык-төлек, тагын 80 тоннага якын азык-төлек булмаган товарлар, шул исәптән 1 млн сумга якын медикаментлар, җимерелгән түбәләрне торгызу өчен кирәк булган төзелеш материаллары җибәрәбез. Коллегаларыбызның үтенече буенча монтаж эшләре өчен электр кораллары, куркынычсызлыкны тәэмин итү җиһазларын да илтәчәкбез. «Игелекле Казан» шәһәр фонды эгидасы астында битараф булмаган предприятиеләр һәм эшмәкәрләр, шәһәрлеләр тарафыннан 400 тоннадан артык гуманитар йөк җыелган», - дип хәбәр итте Илдар Шакиров.
Әйтик, бүген машиналар бозылмый торган азык-төлек – ит, балык һәм яшелчә консервлары, балалар ризыгы, бакалея товарлары, тәм-том, сезонлы кием – җылы носки, шарф һәм баш киеме, куртка, шулай ук җылылык саклый торган һәм җил үткәрми торган кирәк-яраклар белән тулыландырылды. Гуманитар йөккә дарулар – антисептиклар, ашказаны эчәк тракты өчен дарулар, бәйләү материаллары, жгутлар һ.б. өстәлде.
Моннан тыш, Лисичанскида зыян күргән инфраструктура һәм торак фондын торгызу эшләре бара. Казанлылар шәһәр халкына ярдәмгә түбә материаллары (ондулин) һәм аларны монтажлау өчен кирәкле бөтен җиһазларны – электр инструментлары (болгаркалар, пычкылар, шөреп боргычлар), расход материаллары (кадаклар, саморезлар, уголоклар), махсус җайланмалар, махсус киемнәр җибәрде.
Чираттагы гуманитар йөк партиясен җибәрү Казан предприятиеләре һәм оешмалары, эшмәкәрләр, шулай ук «Ярдәм янәшә» республика хәрәкәте активистлары көче белән оештырылды. Атнага бер тапкыр, уртача 10 көнгә бер тапкыр, ТР башкаласыннан Лисичанскига зур йөк машиналары колоннасы китә. «Казаннан гуманитар йөк җыюда 250 дән артык эшкуар һәм оешма, 1100 дән артык битараф булмаган казанлы катнашты. Моның өчен аларга зур рәхмәт», – диде Илдар Шакиров.
Әйтик, «Нәфис» компаниясе көнкүреш химиясен системалы рәвештә китерә, ул үз продукциясенең 40 тоннасын төп складка төяп җибәргән, ә «Мелита» компаниясе складка өс киемнәре һәм дубленкалар тапшырган. Шулай ук ярдәм җыюга даруханәләр («Фармпрогресс», «Саулык», «Ривьера+»), сәнәгать предприятиеләре («Сафьян» АҖ, «Техвент» ПП ҖЧҖ), төзелеш фирмалары («Кулонстрой» ҖЧҖ, «Грань» ҖЧҖ, «Унистрой» ҖЧҖ), медицина үзәкләре («Биомед» ЛТҮ ҖЧҖ, «МО «Спасение»), мәктәпләр һәм яшүсмерләр клублары (65 нче һәм 129 нчы номерлы мәктәпләр, Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәге, «Подросток» МБУ) кушылды.
Шәһәрнең идарәче компанияләре («Идел буе районының ТКХ ИК» ҖЧҖ, «Мәскәү районының ТКХ ИК» ҖЧҖ, «РАН Сервис Идарәче Компаниясе» ҖЧҖ, «АДС Приволжский» ҖЧҖ, «Уют сервис» ҖЧҖ, «Торак һәм уңайлылык ИК» ҖЧҖ, «ЖЭУ успех» ҖЧҖ, «Комфорт групп» ҖЧҖ, «ЖК Сервис» ҖЧҖ, «ЖК Азамат» ҖЧҖ, «Домспас-Казань» ҖЧҖ) йөкне буржуйка пичләре һәм бензогенераторлар (30 данә) белән тулыландырдылар. Бу компанияләр гуманитар товарлар формалаштыруда даими катнашалар.
«Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе ярдәмчесе Динара Әхмәдуллина хәбәр иткәнчә, әле дә берничә позиция буенча ихтыяҗ кала, әмма, тулаем алганда, гуманитар ярдәм җыю кампаниясе активлашты. «Зур ихтыяҗ бинтларга һәм эчке киемгә. Тулаем алганда, халыкның ничек ярдәм итеп булуы белән күбрәк кызыксына башлавы сөендерә. Лисичанск белән кире элемтә җайга салынган, без шәһәрдә яшәүчеләрнең конкрет ихтыяҗларын белешәбез. Гуманитар ярдәм җыю кампаниясе көчәя. Хәзер ул гомуми, коллектив эшкә әверелә. Бөтен предприятиеләр, оешмалар, уку йортлары, массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре кушыла. Алар фондка шалтыраталар, без аларга кирәкле әйберләр исемлеген бирәбез, үзәкләштерелгән рәвештә продукция сатып алалар һәм складка үзләре алып киләләр», - дип сөйләде ул. Динара Әхмәдуллина Сеченов урамындагы «Игелекле Казан» пунктларына һәм коворкингына китерелгән яхшы хәлдәге әйберләрне дә Лисичанскига җибәрәләр, дип өстәде.
Исегезгә төшерәбез, Лисичанск халкы өчен «Игелекле Казан» эгидасы астында гуманитар йөк җыю бер айдан артык дәвам итә. Бу вакыт эчендә 440 тонна азык-төлек, медикаментлар, көнкүреш химиясе, төзелеш материаллары, җылы әйберләр (өс киеме, төзүчеләр өчен махсус кием) җыелган. Лисичанскига 100 тонна күләмле гуманитар йөкнең беренче партиясен 10 нчы ноябрьдә, ә икенче партияне 22 нче ноябрьдә җибәрделәр. Йөкне җибәрүне Илсур Метшин үзе контрольгә алды.
Йөк җыю, комплектлау һәм формалаштыру үзәк склады (Горький шоссесы, 53а) ярдәмне шәһәр предприятиеләреннән һәм кешеләреннән кабул итә. Склад дүшәмбедән җомгага кадәр – 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр, шимбә көнне 9:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр эшли. Халык уңайлылыгы өчен өстәмә 16 җыю пункты ачылган, аларның 6 сы – сәүдә объектларында, калганнары спорт комплексларында урнашкан.
Копылов, 1а;
Восстание, 115а;
Курск, 10б;
Халтурин, 3 («Баско» СК);
Ленинград, 26 («Мотор» СК);
Ваһапов, 17а («Ак Бүре» УСК);
Гаврилов, 48а («Алтын алка» СК);
Чуйков, 8 («Ватан» СК);
Химиклар, 40 («Форвард» СК);
Җ.Фәйзи, 2а (Бокс һәм өстәл теннисы үзәге);
Футбол, 1 («Локомотив»стадионы);
Гагарин, 56 («Тасма»);
Ташаяк, 2а (Үзәк стадион);
Стадион, 1а («Ракета» стадионы);
Н.Ершов, 7 («Хезмәт резервлары» стадионы).
Хезмәткәрләре үзәкләштерелгән рәвештә әйберләр җыйган предприятиеләр йөкне складка китерүдә ярдәм ала ала. Тулырак мәгълүматны «Игелекле Казан» кайнар линиясе телефоны аша белергә була: +7(843)558-74-18. Д.Әхмәдуллина сүзләренә караганда, ярдәм җыю пунктларында эшләү өчен волонтерларга ихтыяҗ кала бирә. Ирекле ярдәмче булырга теләгән шәһәр кешеләре шул ук телефон номеры буенча «Игелекле Казан»га мөрәҗәгать итә алалар.