В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очулар җомга көнне үткәреләчәк
Татарстан һәм Әрмәнстанны яңа авиарейслар тоташтырачак. Очышлар Казаннан Ереванга 9 августтан җомга көне булачак.
Маршрутта 220 урынлы Airbus A321 һава судносы эшлиячәк. Авиаташучы булып Armenian Airlines компаниясе булачак.
ТР башкаласыннан очыш 15:35 кә билгеләнгән, Ереванга килү 19:40 ка планлаштырылган. Әрмәнстаннан лайнер 12:35 тә китәчәк, пассажирлар Казанга җирле вакыт белән 14:30 да киләчәк.
Очу озынлыгы өч сәгать тирәсе тәшкил итәчәк. Әрмәнстанда вакыт Мәскәүнекеннән бер сәгатькә алда бара, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, яңа даими авиарейс Казанны Ташкент белән тоташтырачак. Үзбәкстанга очулар якшәмбе көнне башкарылачак.