Очышлар 2 атнага бер тапкыр булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июль). Казаннан Доминиканга туры авиарейслар ачылды. Казан - Ла-Романа - Казан маршруты буенча очулар 14 көнгә бер тапкыр оештырылачак.
Самолетлар шәһәрләр арасында 2020 елның 17-нче апреленә кадәр йөриячәк. Очыш программасы Azur Air авиакомпаниясенең Boeing-777-300 һава судноларында башкарылачак.
Казан, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң, шәһәрдән Кариб диңгезе ярларына туры авиарейс белән барырга мөмкин булган Россиянең өченче шәһәре, дип хәбәр ителә «Казан» Халыкара аэропорты сайтында.