В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очышлар атна саен пәнҗешәмбе көннәрендә башкарылачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче сентябрь). 9-нчы сентябрьдән Будапештка Казаннан даими пассажир авиарейслары яңартылачак.
Очышлар пәнҗешәмбе көннәрендә Airbus A320 һава судноларында башкарылачак. Казаннан самолет Венгрия башкаласына 21:15 сәгатьтә килеп җитү белән 18:40 сәгатьтә очачак. Будапешттан самолет 13:40 сәгатьтә китәчәк, Казан аэропортында 18:05 сәгатьтә утырту планлаштырылган.
Һәр шәһәр өчен җирле вакыт күрсәтелгән, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте. Исегезгә төшерәбез, Венгрия вакыты Мәскәүнекеннән 2 сәгатькә «артта кала».