Очышлар октябрь ахырына кадәр көн саен башкарылачак.
Фото: Екатерина Красуцкая
(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы март). Казаннан Анталиягә 27 нче апрельдән яңа даими авиарейслар ачыла. Очышлар 158 урынлы Boeing 737 һава судноларында башкарылачак.
Рейслар расписаниесе октябрь ахырына кадәр төзелгән. Казаннан очып китү дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә – 17:30 сәгатьтә, чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә – 20:40 сәгатьтә, шимбә көннәрендә 20:30 сәгатьтә планлаштырылган. Очыш 5 сәгать дәвам итә. Графикта үзгәрешләр булырга мөмкин.
Рейсларны «Аэрофлот» авиакомпаниясе башкарачак, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.